26 ноябрь 2025 материаллары
-
Яңалыклар
Район-шәһәрләрдә әниләр көне уңаеннан бәйрәм чаралары башланды
Әниләр бәйрәме ул – 8 март дип үскән безнең буын өчен чит-ятрак булса да, Рәсәйдә 1998 елдан бирле үткәрелә торган Әниләр көненә дә ияләнеп киләбез.
-
Яңалыклар
Казан дүртенче тапкыр Россия студентлар язын каршылый
25 ноябрьдә Казанда XXXIII Бөтенроссия «Россия студентлар язы» фестивален ачу тантанасы узды. 29 ноябрьгә кадәр Казан әлеге фестиваль кысаларында Россиянең 82 субъектыннан 2 000 артык катнашучы студентны берләштерәчәк.
-
Яңалыклар
Татарстан депутатлары энергетиклар сату кагыйдәләрен кырысландырырга тели
ТР Дәүләт Советы энергетиклар сату кагыйдәләрен кырысландыручы закон проектын карауга җибәрде.
-
Яңалыклар
Казанда кышын юлларны чистарту өчен 155 машина йөртүче һәм 60 эшче җитми
Казанда кышын юлларга хезмәт күрсәтү өчен 155 махсус техника йөртүче һәм механизатор, шулай ук 60ка якын юл эшчесе җитми. Бу хакта Татарстан башкаласы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.
-
Яңалыклар
2026 елда бюджет өлкәсендәге кайбер оешма хезмәткәрләренең окладлары арта
Татарстан Министрлар Кабинеты бюджет өлкәсенең Бердәм тариф челтәре кагылмый торган аерым оешмаларының хезмәткәрләренең окладларын арттыру турында карар чыгарды. Документ Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
-
Яңалыклар
Декреттагы хатын-кызлар өчен кредит буенча штрафларны бетерергә тәкъдим иттеләр
Леонид Слуцкий җитәкчелегендәге Дәүләт Думасы депутатлары төркеме бала карау ялында булган хатын-кызлар өчен кредитлар буенча пенялар һәм штрафларны гамәлдән чыгару турында закон проектын әзерләгән. Бу хакта «РИА Новости»га сылиама белән «Татар-информ» хәбәр итә.